Әлмәт таңнары

Әлмәт районында закон бозучыларның эзенә төшәләр

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать байлыклары министрлыгы инспекторлары Әлмәт районының Тихоновка бистәсендәге үзәк канализациягә законсыз рәвештә нефть калдыкларын ташлау очрагын ачыклый.

Закон бозучыларны  табарга махсус фотокапкын ярдәм итә. Җайланма канализация  коесына пычрак матдәләр ташлау мизгелен төшергән була. Техника хуҗалары  "Калдыклар белән эш итүдә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү"  маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартыла.

 

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: