Әлмәт таңнары

Әлмәт районында юл һәлакәтендә бер ир-ат зыян күргән

6 гыйнвар көнне Рус Акташы-Азнакай юлында авария була.

КамАЗ  автомобиле белән идарә иткән 24 яшьлек машина йөртүче  Әлмәт шәһәре ягыннан Урсай авылы юнәлешендә Әлмәт-Урсай-Бохарай  юлы буенча хәрәкәт иткәндә  өстенлек бирми һәм төп юл буенча баручы ЛАДА КАЛИНА автомобиле  белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ЛАДА КАЛИНА автомобиле белән идарә иткән 48 яшьлек шоферга амбулатор дәвалану билгеләнә.

 

Фото: Әлмәт ЮХИДИ бүлеге

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: