Әлмәт таңнары

Әлмәт районында юл һәлакәте теркәлде

Юл һәлакәтендә дүрт автомобиль катнашкан.

Юл-транспорт һәлакәте Әлмәт районы Рус Акташы-Кузайкино юлының 19 нче чакрымында була.

31 яшьлек “ГАЗель” йөртүчесе куркынычсыз интервал сакламый. Шунгың нәтиҗәсендә “Урал” автокранына һәм “Тойота” машинасына кагыла. Шуннан соң ул “Рено Трафик”  микроавтобусына бәрелә һәм бер ягына ава.

Юл һәлакәтендә микроавтобус йөртүчесе күп генә тән җәрәхәтләре ала. Ул медсанчастька озатыла. “ГАЗель” йөртүчесе һәм пассажирына беренче ярдәм күрсәтелә.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: