Әлмәт таңнары

Әлмәт районында юл һәлакәте булган

7 декабрь көнне 19 сәгать 40 минутта Казан-Оренбург юлының 244 нче чакрымында юл һәлакәте була.

ГАЗ 27901 автомобиле белән идарә итүче 1965 нче елгы шофер Оренбург юнәлешендә хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлекне сакламый һәм машина белән идарәне югалу нәтиҗәсендә  кюветка төшә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән машина йөртүче нейрохирургия бүлегенә озатыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: