Әлмәт таңнары

Әлмәт районында яшәүче берәүне коймасын сүтәргә мәҗбүр иттеләр

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының кабул итү бүлегенщ Әлмәт районында яшәүчедән елгага керүне законсыз чикләү турында шикаять килеп ирешә.

Әлеге урынга көньяк-көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары килә. Хокук бозу факты раслана. Тикшерү күрсәткәнчә, Мактаминка елгасы янындагы территория агач койма белән әйләндереп алынган була. Бу исә табигать саклау законнары таләпләрен бозу дип санала. Яр буе линиясе бөтен кеше өчен  ачык һәм аны киртәләргә ярамый, дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Инспекторлар тарафыннан  сулыкка юлны чикләгән участок хуҗасына карата административ беркетмә төзеде. Хәзерге вакытта койманы сүттеләр, дип хәбәр итә Татарстан Экология министрлыгының матбугат хезмәте.

Фото:eco.tatarstan.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: