Әлмәт таңнары

Әлмәт районында төзелеш вагонында янгын чыккан

10 октябрь көнне 15 сәгать 15 минутта 23 нче янгын сүндерү бүлегенә Габдрахман авылында төзелеш вагоны яна дигән хәбәр килә.

Бирегә шунда ук янгын сүндерүчеләр җибәрелә. 15 сәгать 26 минутта төзелеш вагонны тулысынча ут камап алган була. Шулай күрше корылмаларга ут кабу куркынычы янаган.

Шаһитлардан сорашып белешүләр буенча янган вагонда булу турында кешеләр билгеле түгел.Янгын саклау бүлегенең оператив гамәлләре нәтиҗәсендә янгын бетерелә һәм  утның башка корылмаларга таралмый кала.

 Янгынның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.

Фото: 23 нче янгын сүндерү бүлеге

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: