Әлмәт таңнары

Әлмәт районында томан аркасында адашкан ике ир-атны коткарганнар

Бу хәл Илтән-Бута авылы янында булган.

Әлмәт районында көчле томан аркасында кырда адашкан ике ир-атны коткарганнар, дип хәбәр иттә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Кичә кич белән МЧС хезмәткәрләренә Илтән-Бута авылы янында 15 нче модель «Лада» машинасында ике ир-атның томан аркасында урынны билгеләү өчен кырга  чыгып, маршруттан тайпылуы турында хәбәр килә.

Урынга килгән коткаручылар ир-атларга юлны табарга булыша.

Фото:https://www.tatar-inform.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: