Әлмәт таңнары

Әлмәт районында нефть үткәргеч өзелү урынында экологлар эшли

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рейд вакытында җир астыннан бәреп чыккaн пычрату чыганагын ачыклады. Бу хәл Түбән Мактама янында булa.

Моннан тыш, нефть продуктларының исемсез инешкә эләгү факты билгеле. Әлеге территорияне тиз арада тикшерү үткәрелде, пробалар алынды. Бирегә нефть үткәргече булган компания хезмәткәрләре чакырылды.

Aлынган нәтиҗәләр  aлга таба тикшерү өчен Татарстан районара табигать саклау прокуратурасына тапшырылачак

Фото: ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: