Әлмәт таңнары

Әлмәт районында мотоциклчы һәлак булган

22 июнь көнне 00:25 сәгатьтә Казан-Оренбург юлының 235 нче чакрымында юл һәлакәте була

ISUZU  автомобиле белән идарә итүче Казан ягыннан Оренбург юнәлешендә хәрәкәт иткәндә куркынычсыз аралыкны һәм тизлекне сакламау нәтиҗәсендә мотоцикл белән бәрелешә.

RACER мотоциклы белән идарә итүче шул ук юнәлштә барган. Моннан тыш, мотоцикчы теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш һәм махсус шлемсыз идарә иткән.

Юл-транспорт һәлакәтендә тән җәрәхәтләре алган мотоциклчы урында ук җан бирә.

Фото:Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: