Әлмәт таңнары

Әлмәт районында мобиль поликлиника эшли башлады 

2 сентябрьдән Әлмәт районында мобиль медицина комплексы үз эшчәнлеген башлап җибәрде.

Беренчеләрдән булып ул Рус Акташына юл алды. Мобиль поликлиника Сәламәтлек саклау милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында булдырылды. Максаты – авыл халкын тулысынча профилактик медицина тикшеренүләре белән колачлау. Сигез атна дәвамында авылларда яшәүчеләргә хәзер тар белгечләргә күренү мөмкинлеге тудырыла. Мобиль поликлиника «КАМАЗ» машинасы базасында булдырылган һәм заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Биредә регистратура, лаборатория, диагностика, терапевт, эндокринолог, офтальмолог, невролог, гинеколог, уролог, хирург бүлмәләре бар. Бригада үзәк район хастаханәсе табибларын үз эченә ала. Өлкәннәргә уңайлы булсын өчен мобиль комплексларга аларны махсус машиналар белән алып килүне дә оештырачаклар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: