Әлмәт таңнары

Әлмәт районында мәктәптә кыска ялганыш килеп чыккан

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бүген иртән МЧС хезмәткәрләренә Рус Акташы авылы мәктәбе кухнясында төтен чыгу турында хәбәр килеп ирешкән.

Ут белән көрәшүчеләр мәктәптә янгын чыкмавын, ә электр щитында кыска ялганыш хасил булуын ачыклаган. Алар килгәнче үк мәктәп администрациясе 210 баланы һәм 20 хезмәткәрне бинадан чыгарган.

Алар килгәнче үк мәктәп администрациясе 210 баланы һәм 20 хезмәткәрне бинадан чыгарган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: