Әлмәт таңнары

Әлмәт районында люминесцентлы лампалар чүплеге табылган

Экология министрлыгы инспекторлары Әлмәт районындагы Нариманка елгасы территориясендә законсыз рәвештә барлыкка килгән чүплек урынын ачыклады.

Чүп-чар арасында алар куркыныч калдыкларына караган люминесцентлы лампаларны күреп алалар. Чүплекнең мәйданы 25 кв метрны тәшкил иткән. Лампаларның дөрес утильләштерелмәве нәтиҗәсендә терекөмеш парлары һавага, туфракка һәм суга эләгеп, тере организмнар агулануга китерә алырга да мөмкин иде.

Экологлар ТР буенча Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать итеп, милекчене ачыклаган. Предприятиенең вазыйфаи заты «Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен, шулай ук калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылды. Материаллар тикшерү өчен Әлмәт районының административ комиссиясенә җибәрелде.

Фото:https://pixabay.com/ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: