Әлмәт таңнары

Әлмәт районында кеше организмы өчен зарарлы булган лампалардан торган чүплек табылган

Экологлар Әлмәт районындагы бер бакча җәмгыяте территориясендә терекөмешле люминесцент лампалардан торган чүплекне ачыклады.

26 кв. метр мәйданда куркыныч калдыкларына караган люминесцентлы лампалар ташланган була.

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәгән өчен административ тикшерү кузгатылды.

Реклама

Хәзер хокук бозучыга, юридик зат булса, 400 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору яный.

Фото:eco.tatarstan.ru

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: