Әлмәт таңнары

Әлмәт районында "КамАЗ" елгага төшеп капланган. Шоферы һәлак булган

Юл һәлакәте бүген Әлмәт-Лениногорск юлының 9 нчы чакрымында Әлмәт районы Миңлебай авылы янында була.

Беренчел фаразлар буенча, "КамАЗ"автомобиле белән идарә иткән 1971 елгы шофер Лениногорск юнәлешендә хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлекне сакламый һәм транспорт чарасы белән идарәне югалтып юл кырыендагы елгага төшеп каплана.



Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә шофер урында ук һәлак була.


Хәзер фаҗига урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли. һәлакәтнең нечкәлекләре ачыклана.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: