Әлмәт таңнары

Әлмәт районында кабат янгын чыккан

14 гыйнвар көнне 20 сәгать 35 минутта Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендә янгын чыгу турындагы хәбәр килеп ирешә.

Бирегә 23 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре юл ала. Коткаручылар шәхси бер мунчада  янгын чыгуын ачыклый һәм шунда ук аны сүндерүгә керешә.

Янгын урынына өстәмә рәвештә 65 нче янгын сүндерү бүлеге дә к

илә.

Коткаручыларның оператив һәм төгәл гамәлләре нәтиҗәсендә янгын  кыска вакыт эчендә сүндерелә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: