Әлмәт таңнары

Әлмәт районында җиңел машина КамАЗ белән бәрелешкән

11 декабрь көнне 16 сәгать 10 минутта Рус Акташы – Казан юлында юл һәлакәте була.

Рус Акташы-Азнакай юлы янындагы территориядән чыкканда КАМАЗ-43118 автомобиле йөртүчесе өстенлек бирми һәм 14 модельле ВАЗ автомобиле белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә арткы утыргычта утырган ВАЗ-2114 автомобиле пассажиры зыян күрде. Хатын реанимация бүлегенә озатылган.

Җиңел автомобиль Рус Акташы авылы ягыннан Азнакай ягына таба хәрәкәт итә торган булган.

Фото: Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: