Әлмәт таңнары

Әлмәт районында дүрт машина катнашында юл һәлакәте булган

8 гыйнвар көнне Әлмәт районы Тихоновка авылында дүрт машина катнашында юл һәлакәте килеп чыга.

Беренчел фараз буенча, “ВАЗ-21093” машинасы белән идарә итүче Түбән Мактама бистәсе ягыннан Әлмәт юнәлешендә хәрәкәт иткән була. Узып киткән вакытта ул куркынычсыз  интервалны сакламый һәм шуның нәтиҗәсендә шул ук юнәлештә хәрәкәт итүче “ВАЗ-2106” автомобиленә килеп бәрелә. Шуннан соң тугызынчы модельле “Лада”машинасы каршы як хәрәкәт полосасына очып чыга. Биредә ул “Рено Дастер” һәм “Форд Фокус” белән бәрелешә. Зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.

 

Фото:http://vk.com/almet_dps

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: