Әлмәт таңнары

Әлмәт районында өч яшүсмерне бәрдергәннәр

Фаҗига кичә, төн уртасында булган.

Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында югары тизлек белән хәрәкәт итүче «Гранты» шоферы 16, 15 һәм 14 яшьлек өч баланы бәрдерә. Яшүсмерләрнең киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булмаган.

Һәлакәт нәтиҗәсендә ике яшүсмер алынган җәрәхәтләрдән урында ук җан бирә, өченче малайны хастаханәгә алып киткәннәр.

Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып китә.  Ләкин бераздан аны тоткарлыйлар. Ул 26 яшьлек Казан шәһәре кешесе булып чыга. Тоткарлаган вакытта ир-ат  исерек хәлдә булган.

 

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: