Әлмәт таңнары

Әлмәт районында бер машина әйләнеп капланган

Юл–транспорт һәлакәте 28 ноябрь иртәсендә Михайловский чатыннан соң Әлмәт-Җәлил юлында булган. Вакыйга урыныннан фотосурәтләр социаль челтәрләрдә барлыкка килде.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Калина» йөртүчесе автомобиль белщн идарщне югалтып, юл кырыена тцшеп китә һәм әйләнеп каплана. Нәтиҗәдә, машина кузовына җитди зыян килә.Машинаны трос ярдәмендә тартып чыгаралар.  Зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар машина йөртүченең тизлеген арттыруын фаразлаган.

Фото: соцсети

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: