Әлмәт таңнары

Әлмәт районында 80 км юл төзекләндерелгән

Агымдагы елда Әлмәт районында 80 км юл төзекләндерелгән.  Шуларның 55 километрын җирле әһәмияттәге юллар тәшкил итә.

Район активы катнашында дүшәмбе киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов шәһәр юлларына, тротуарларга, велосипед юлларына хезмәт күрсәтүнең шәһәр автомобиль юллары идарәсе тарафыннан башкарылуын билгеләп үтте.

Айрат Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда, капиталь ремонт ясау мөмкинлеге булмаган урыннарда чокырларны ремонтлау эшләре барган. Мондый форматтагы эшләр 6,4 км мәйданда башкарылган.

Шулай ук төбәк әһәмиятендәге сигез автомобиль юлын төзекләндерүгә республика бюджетыннан акча бүлеп бирелгән.

Шул ук вакытта дүрт участокта «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында юлларның тузган катламнарын торгызу эшләре башкарганнар.

Алар арасында Рус Акташы – Кузайкино – Дербедень – Казан – Оренбург, Түбән Мактама – Иске Суркино, Иске Суркино – Яңа Суркино,  Рус Акташы – Азнакай – Сөләй участоклары бар.

Шулай ук  Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт (ике участок), Әлмәт – Лениногорск,  Казан – Оренбург – Бута – Аппак автомобиль юлларына капиталь ремонт ясалган. Участокларның гомуми озынлыгы 12,4 км тәшкил итә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: