Әлмәт таңнары

Әлмәттә 11 меңнән артык сайлаучы тавыш биргән

Әлмәтлеләр алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда актив катнаша. Моны саннар да дәлилли: иртәнге 10.00 сәгатькә шәһәрдә барлык сайлаучыларның 11 меңе, ягъни 10,05 % үз тавышын биргән, район буенча 7165 кеше, 19,15 %.

 

Бүген Әлмәт шәһәрендә 62, районда 54 сайлау участогы эшли. ТР Дәүләт Советындагы 100 депутатлык мандатына 8 сәяси партиядән һәм үз-үзләрен күрсәткән 430 кандидат дәгъва кыла. Шулай ук 4 участокта җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар уза. Сайлауларда тавыш бирү хокукына 111 мең әлмәтле ия.

Әлмәт шәһәренең ТИК рәисе урынбасары Татьяна Ершова сүзләренә караганда, сайлаулар тыныч уза. Участокларда күзәтүчеләр, партияләрнең, кандидатларның ышанычлы вәкилләре, хокук сакчылары кизү тора. Шәһәр һәм район халкы активлык күрсәтә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: