Әлмәт таңнары

Әлмәт районда сифилис һәм гепатит белән ешрак авырый башлаганнар

Агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләре буенча Әлмәт районында санитар-эпидемиологик хәл тотрыклы кала.

Әмма кайбер авырулар буенча тискәре күрсәткечләр дә булмык калмады. Бу хакта башкарма комитетта узган атналык планеркада Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы Ирина Хәйруллина хәбәр итте.

Әлеге чорда белгечләр тарафыннан 39 меңгә якын йогышлы һәм 680 паразитар авырулар очрагы теркәлгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда йогышлы авырулар санының 17% ка артуы күзәтелә. Район территориясендә грипп һәм ОРВИдан тыш башка йогышлы авыруларның 3185 очрагы теркәлгән.

Йогышлы патологиянең үсеше сальмонеллез инфекциясе белән авыручылар санының 31% ка, «А» вируслы гепатиты белән – 20% ка, сифилис белән – 36% ка, ОРВИ белән-22%  ка, «тычкан бизгәге» белән 127%  ка артуы  исәбенә күзәтелә.

Моннан тыш, йогышлы мононуклеоз белән авыручылар саны җиде тапкыр арткан, яңа ачыкланган ВИЧ-инфекциялеләр саны 3% ка, ә  көчле эчәк инфекцияләре 22% ка арткан.

Районда коклюш, корь, полиомиелит һәм грипп авырулары буенча чагыштырмача имин хәл күзәтелә.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: