Әлмәт таңнары

Әлмәт район башлыгы вазифасына яңа кандидатура исеме аталачак

Депутатларга район башлыгына яңа кандидатура тәкъдим ителер дип көтелә.

 Бүген, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районы советы депутатларының чираттан тыш утырышында катнашачак. Сессиядә район башлыгы вазифасына яңа кандидатура исеме аталачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт муниципаль районы советы утырышында катнашуны планлаштыра”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

6 июньдә Әлмәт районы советы утырышында, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин депутатлар корпусының киләсе утырышында муниципаль берәмлекнең яңа җитәкчесен тәкъдим итү планлаштырылуын әйтте.

“Алга таба районны кем җитәкләячәге бар кешене дә борчыган сорау. Аңлавыгызча, бик җаваплы мәсьәлә, аны хәл итү билгеле бер регламентлы процедураларны һәм вакыт таләп итә. Шуңа күрә бүгенге утырышта район җитәкчесе мәсьәләсе әлегә каралмый. Тиешле кандидатура киләсе утырышта тәкъдим ителәчәк”, - диде Песошин.

    Әлмәт районының элеккеге башлыгы Айрат Хәйруллин Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры итеп билгеләнде.

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

  • Әлмәт районының элеккеге башлыгы Айрат Хәйруллин Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры итеп билгеләнде. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/24/188627/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: