Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт полиция хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән профилактик әңгәмә оештырды

«Россия балалары» Бөтенроссия наркотикларга каршы акция кысаларында Әлмәт полиция хезмәткәрләре 21 нче гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән профилактик әңгәмә үткәрде. Очрашуның төп максаты - яшь буында наркотик һәм психотроп матдәләр куллануга һәм таратуга тискәре караш формалаштыру.

Чара башында балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторы полиция майоры Сиринә Әхмәтова укучыларга административ һәм җинаять җаваплылыгының хокукый мәсьәләләрен аңлатып үтте,  алкогольле эчемлекләрнең һәм тәмәке продукциясенең зыяны турында сөйләде. Шулай ук инспектор яшүсмерләргә хокук бозулар өчен законда каралган җаваплылык турында да кисәтте.

Файдалы очрашу барышында укучылар үз хокуклары турында мәгълъмат туплый  алдылар.  Очрашу ахырында Сиринә Рафиковна укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Укытучылар полиция хезмәткәрләренә балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне кисәтү һәм булдырмауга юнәлдерелгән файдалы әңгәмә өчен рәхмәт белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса