Әлмәт таңнары

Әлмәт полиция хезмәткәре боз астына киткән егеткә ярдәмгә килгән

8 декабрьдә 15: 22 сәгатьтә Әлмәт районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә боз астына киткән яшьләр турында хәбәр килде.

 Берничә минуттан коткару операциясенә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү буенча инспектор, өлкән лейтенант Юрий Соболев та кушыла.

Билгеле булганча, зыян күргән 28 һәм 25 яшьлек ир-атлар исерек хәлдә шарлавыклы буаларда яшәүче үрдәкләрне тотмакчы булганнар.  Аларның берсе кошлар ягына йөгерә һәм суга егыла. Батып баручы дустын күреп, икенче зыян күрүче аның артыннан йөгерә һәм шулай ук суга эләгә.

Беренче зыян күрүчегә судан чыгарга  ашыгыч ярдәм бригадасы фельдшеры ярдәм итә. Икенче зыян күрүчене судан чыгарырга полициянең өлкән лейтенанты Юрий Соболев ярдәм итә.

Зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырганнар һәм үзәк район хастаханәсенә китергәннәр.

Буада бозның максималь калынлыгы 5 см тәшкил итә. Егетләр боз астына киткән урыннан ярга кадәр 5 м ара, суның тирәнлеге 3 м булган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: