Әлмәт таңнары

Әлмәт политехник техникумы 47 миллион сумлык грант отты

Әлмәт политехник техникумы федераль бюджеттан грантлар бирү бәйгесендә җиңде.

2020 елда мәгариф учреждениесе матди-техник базаны камилләштерүгә 47 млн сум акча алачак. Татарстан буенча тагын биш учреждение грантка ия булды. Алар арасында Казан радиомеханика көллияте (47,6 млн сум), Алабуга политехник көллияте (43 млн сум), Лениногорск нефть техникумы (37 млн сум), Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте (28,9 млн сум) һәм Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте (12,1 млн сум) бар.

Бәйгедә катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 786 гариза килгән.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: