Әлмәт таңнары

Әлмәт пенсионерының өенә бәреп кереп, телефонын талап чыкканнар

Караклыкта шикләнелүче оператив рәвештә патрульлек маршрутындагы территориаль ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

Әлеге хәл турында зыян күрүченең 34 яшьлек оныгы полиция бүлегенә кичке җиделәр тирәсендә хәбәр итә. Якын-тирә территорияне тикшерү барышында Росгвардия экипажы ишегалларының берсендә тасвирламага туры килгән  ирне күреп ала һәм аны шәхесне ачыклау максатыннан тоткарлый.

Ул элек төрле җинаятьләр өчен хөкем ителгән әлмәтле булып чыга. Шикләнелүче зыян күрүчене таный. Алынган смартфон хуҗасына  кире кайтарыла.

Өлкән яшьтәге ханым  хокук сакчыларына хәбәр иткәнчә, ир-ат агач ишекне аяк белән тибеп ачып,  кесә телефонын эләктереп ала. Пенсионер ханым смартфонны ир-аттан алырга маташса да, таныш булмаган ир-атны этеп җибәрә һәм урланган телефонны куртка кесәсенә яшереп, урамга чыгып йөгерә. Шуннан соң  хуҗабикә бу хәл турында иренең телефоны аша оныгына хәбәр итә.

Әлеге ир-атны полиция бүлегенең тикшерү-оператив бүлегегә алга таба тикшерү һәм процессуаль карар кабул итү өчен тапшырылган.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: