Әлмәт таңнары

Әлмәт пенсионеры фатирында наркопритон оештырган

Әлмәттә наркопритон оештырган 65 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарылды.

Эш материаллары буенча, агымдагы елның август-сентябрь айларында ир даими рәвештә үзенең фатирын дусларына биреп торган. Дус кешеләр исә аның фатирында тыелган наркотик матдәләр әзерләгән булган. Фатир өчен түләүне пенсионер спиртлы эчемлекләр рәвешендә алган.

Фатир хуҗасына каршы «наркотик чаралар куллану өчен притон оештыру» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Тоткарланучы үз гаебен танымаган. Суд аңа бер елга сынау срогы белән бер елга шартлы рәвештә җәза билгеләгән.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: