Әлмәт таңнары

Әлмәт мәшгульлек үзәге эшкә урнаштыра

Әлмәт мәшгульлек үзәге инвалидлыгы булган 20 кешегә эшкә урнаштырга ярдәм иткән.

Ел башыннан Әлмәт шәһәренең  мәшгульлек үзәге белән  эш эзләүдә  кыенлыклары туган кешеләрне вакытлыча эш урыннарына урнаштыру буенча җиде килешү төзелде.

Төзелгән килешү кысаларында 24 кеше эшкә урнаштырылган. Шуларның 20 се инвалидлыкка ия. Алар менеджер, ярдәмче эшче вазифаларын башкарганнар. Шулай ук вакансияләр ярминкәләрен оештыруда һәм үткәрүдәдә катнашканнар.

Эшкә урнашуда кыенлыклар кичерүче гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру эше дәвам итә. Мәшгульлек үзәге эш бирүчеләрне үзара файдалы хезмәттәшлеккә чакыра.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: