Әлмәт таңнары

Әлмәт мөхтәсибәте хәйрия акциясе игълан итә

Әлмәтнең Үзәк мәчетендә аз керемле һәм күп балалы гаиләләр өчен әйберләр кабул итү эше яңартыла.

Күпсанлы сораулар буенча Әлмәт мөхтәсибәте мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән  оештырылган хәйрия акциясенең яңартылуы турында игълан итә.

Әйберләрне Мәрҗани урамы, 82а йорты адресы буенча урнашкан Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Үзәк мәчетнең сак постында калдырырга була.

Әйберләр исемлегенә сезонлы киемнәр, олылар һәм балалар өчен өс киемнәре (яхшы торышта), олылар һәм балалар аяк-киеме (яхшы торышта) керә.

Белешмәләр өчен телефон - 8 (855)-345-73-45.

 

Фото: Әлмәт мөхтәсибәте

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: