Әлмәт таңнары

Әлмәт машина йөртүчеләре «Гадел юллар өчен»

Татарстан Республикасының 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәттә «Гадел юллар өчен» акциясе узды.

Акцияне Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» идарәсе һәм   «Не Дать! Не Взять» коррупциягә каршы яшьләр программасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә оештырды.

Нефть институты студентлары юллардагы ришвәтчелеккә, шәһәрдәге коррупциягә каршы көрәш турында сораулар биреп, машина йөртүчеләр белән әңгәмә оештырды һәм акциядә катнашканнары өчен рәхмәт белдереп, аларны тематик наклейкалар белән бүләкләде.

Машина йөртүчеләр, үз чиратларында, барлык сорауларга да җавап биреп, коррупция гамәлләренә карата тискәре карашларын белдерделәр.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: