Әлмәт таңнары

Әлмәт КВНчылары кабат «Беренче канал»да!

Исегезгә төшереп үтәбез, 28 сентябрь көнне Югары КВН лигасының беренче ярым финал уены узды.

Финалга чыгу өчен «Борцы. Северный десант» (Сургут),«НАТЕ» (Станица Брюховецкая),«Такая история» (ОГУ им. Тургенева, Орел), «Волжане-СамГТУ» (Самара)  һәм, әлбәттә, якташларыбыз Сборная «Татнефти» командасы көч  сынашты.

 Уен нәтиҗәләре буенча әлмәтлеләр 13,2 балл туплап  быелгы Югары КВН лигасының финалына узды.

Без «Татнефть» компаниясенең җыелма командасы   чыгышын кабат зәңгәр экраннардан күрә алачакбыз.

Югары Лиганың беренче 1/2 эфирын 12 октябрь  көнне 21.20 сәгатьтә «Беренче канал» күрсәтәчәк.

Фото:скриншот Инстаграм

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: