Әлмәт таңнары

Әлмәт хоккейчысын Россия җыелма командасына чакырдылар

Россиянең юниорлар җыелма командасы Чехиянең Пршибрам шәһәренә килеп җитте. Биредә алар җирле команда белән иптәшләрчә матч уздырачак.

Россия һәм Чехия җыелма командаларының матчлары Пршибрамның кышкы стадионында  11,12 һәм 13 октябрь көннәрендә узачак.

Владимир Филатов командасы составында Чехиягә 27 хоккейчы юл алды. Алар арасында Әлмәт хоккей мәктәбенең укучысы, “Спутник” командасы һөҗүмчесе Айдар Нәҗметдинов та бар.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: