Әлмәт таңнары

Әлмәт инспекторлары бер хатын-кызны үлемнән саклап калган

Әлмәттә юл-патруль хезмәте инспекторлары юлда йөрәк өянәге тотып алган хатын-кызга ярдәм итте, дип хәбәр итә Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторы Илгизә Курамшина.

Узган атна ахырында Казан-Оренбург трассасының 241 нче чакрымында «Лада» машинасы шоферы юл-патруль хезмәте экипажына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Ир кеше полиция хезмәткәрләренә  аның хатынына кинәт начар булуын әйтә.

Өлкән лейтенант Руслан Хисамов белән лейтенант Вячеслав Демьянов аны хезмәт автомобиленә утыртып, кичекмәстән район үзәк хастаханәсенә илтеп куялар.

25 яшьлек хатын-кызның юлда йөрәк өянәге тотып алганы ачыклана. Аны ашыгыч рәвештә неврология бүлегенә салалар.

Фото:Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: