Әлмәт таңнары

Әлмәт икътисади үсеш буенча лидерлар рәтендә

Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы социаль-икътисадый үсеш буенча барлык шәһәр һәм муниципалитетларның рейтингын игълан итте.

Исемлек өч төркемгә бүленде: үзәге республика карамагында булган районнар, шәһәр һәм авыл халкы булган районнар һәм өченче төркем — бары тик авыл халкы булган районнар. Бу хакта республиканың Икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте.

2018 ел нәтиҗәләре буенча рейтингның беренче төркеменә Казан, Әлмәт һәм Түбән Кама, икенче төркемгә Лаеш, Сарман һәм Менделеевск, ә өченче төркемгә Тукай, Югары Ослан, Яңа Чишмә районнары керә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: