Әлмәт таңнары

Әлмәт гүзәлләрен Халыкара “Татар кызы – 2019” бәйгесендә чакыралар

Әлеге күркәм бәйге Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылы.

Бәйгедә татар телен камил белгән Россия Федерациясе территориясендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге кызлар катнаша ала. "Татар кызы»  бәйгесе 3 этаптан тора.

Беренче бәйге  якын һәм ерак чит илләрдә, Россия Федерациясе төбәкләрендә 2019 елның 1 августына кадәр уза.

  1. Татарстан Республикасы буенча конкурсның беренче этабы муниципаль районнарындагы кастингтан башланып китә.

Муниципаль районның бер яки берничә вәкиленә 2019 елның 1 апреленә кадәр түбәндәге сылтама буенча  бәйгенең онлайн-анкетасын тутырырга кирәк булачак: https://clck.ru/F6z6T

  1. Зона турлары исә Казан (ел саен үткәрелә торган “Язгүзәле " ачык матурлык һәм талант конкурсы финалисты), Яр Чаллы – ("Саба туе гүзәле" шәһәр конкурсы финалисты), Арча, Түбән Кама һәм Чистай районнарында узачак.

     3. Республика этабы финалына һәр зона турыннан биш җиңүче уза. Республика этабы җиңүчесе Татарстан данын "Татар кызы" Халыкара бәйгесенең киләсе этапларында яклаячак.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: