Әлмәт таңнары

Әлмәт - ГТО фестивале җиңүчесе

21 гыйнвардан алып 15 мартка кадәр Татарстанда “ГТО” – Бөтенроссия физкультура – спорт комплексының III кышкы фестивале булып узды.

Бу ярышларда бөтен Татарстаннан 30 меңнән артык  спортчы катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча шәһәрләр арасында Әлмәт җиңүче булды. Аннан бераз калышын икенче урынны Түбән Кама, ә өченче урынны Яр Чаллы биләде.

Республика районнары арасында исә иң көчле Бөгелмә районы спортчылары булды, икенче урында Саба районы, өченче урында Чистай районы.

 

Фото:архив

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: