Әлмәт таңнары

Әлмәт эшмәкәрләре җавапка тартылды

Әлмәт полиция бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы белгечләре белән берлектә спиртлы эчемлек сатуда кагыйдәләрне бозучыларны ачыклау максаты белән чираттагы рейд оештырды.

 Аның барышында Әлмәт шәһәрендәге бер сәүдә ноктасында һәм Сөләй авылы кибетендә тиешсез вакытта сыра сатылганлыгы ачыклана. Ике очрак буенча да алкоголь инспекциясе вәкилләре тарафыннан административ беркетмә тутырылган.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: