Әлмәт таңнары

Әлмәт драмтеатрының өч артисты һәм нәни әлмәтле төп рольләрдә кинога төште [+ФОТОЛАР]

«Татаркино» оешмасы Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәре буенча кыска метражлы фильм төшерде. Идея авторы – кинопродюсер Миләүшә Айтуганова. Режиссеры – Чаллы егете Ренат Кәримов.

Фильмда Әлмәттән 4 кеше уйный. Төп рольләрне Әлмәт театры артистлары Динар Хөснетдинов hәм Мәдинә Гайнуллина башкара. 
– Фильмны төшерү кичә генә тәмамланды. Ул Буа районы Килдураз авылында төшерелде. Вакыйгалар бүгенге көндә бара. Яңарак кына Казанга, кайтыр юлга кузгалдык, – дип уртаклашты безнең белән «Остазбикә» фильмында остазбикә ролен башкаручы, Татарстанның атказанган артисткасы Мәдинә Гайнуллина. – Актерлар ансамбле – тулаем Әлмәт театрыннан. Динар Хөснетдинов Вахид мулла ролендә уйный. Аның беренче хатыны, Сәгыйдә ролендә мин, икенче хатыны Галимә ролендә – Энҗе Сәйфетдинова. Улым Ризван мулланың икенче хатынының, әмма башка ирдән туган баласы ролендә төште. 
Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» повесте 1910 елда иҗат ителә һәм 1914–1915 елларда басылып чыга. Аның эчтәлеге буенча мулла белән унике ел яшәгән Сәгыйдә (Айсылу), бала булмау сәбәпле, үз теләге белән иренә икенче яшь хатын алдыра.

 

Фотолар Мәдинә Гайнуллина һәм Динар Хөснетдиновның шәхси архивыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: