Әлмәт таңнары

Әлмәт Чаллы белән Түбән Камадан калышкан

Юлларның сыйфаты һәм парковкада кыенлыклар булу буенча Әлмәт Россиянең 200 шәһәре кергән рейтингта арасында 151 нче баскычны били. Тикшеренүләрне Domofond порталы белгечләре үткәргән. Сораштыруда исә 90 меңнән артык респондент катнашкан.

Катнашучыларга "Мине үз районымда  юллар сыйфаты канәгатьләндерә һәм мин  парковка белән кыенлыклар кичермим" дигән фикерне 1 баллдан 10 баллга кадәр бәяләү тәкъдим ителде. Биредә 1 балл «тулысынча килешмим» дигәнне, ә 10 балл «тулысынча риза» дигәннәне аңлата. Россия буенча уртача күрсәткеч 4,5 балл тәшкил итте. Сораштыру нәтиҗәләре буенча Әлмәт 3,8 балл җыйды. Бу узган елгы күрсәткечтән начаррак.

Реклама

Казан әлеге рейтингта 5,2 балл белән 28 нче урынны Казан биләсә, Түбән Кама 121 нче урынны (4,1 балл), Яр Чаллы (4,5 балл) 52 нче урынны алган.

Фото: Ирина Апачаева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: