Әлмәт таңнары

Әлмәт балалар бакчалары куркынычсызлык сагында

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм профилактикалау максатыннан чыгып шәһәр һәм район балалар бакчалары тарафыннан яктылык кайтаручы жилетлар сатып алынды.

Әлеге жилетларны киеп балалар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча акцияләрдә катнашачак. Моннан тыш, жилетлар төркем белән төрле экскурсияләргә барган вакытта кулланылачак. Яктылык кайтаручы элементларны куллануның нәтиҗәлелеге практикада инде исбатланган.  Машина йөртүче киемендә яктылык кайтаручы элементлар булган җәяүлене 30-40 метр урынына 200 метрдан ук күреп ала. Бу исә юл һәлакәте килеп чыгу куркынычын 6 тапкыр киметә.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: