Әлмәт таңнары

Әлмәт аграрийлары күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабуны төгәлләде

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча 11 июльгә районда 10,7 мең мәйданда күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабу эшләре тәмамланган. 8,4 мең тонна печән һәм 19,5 мең тонна сенаж әзерләнгән.

Шулай ук чәчүлекләрне эшкәртү эшләре дә бара. Хәзерге вакытта чүп үләннәренә каршы 42,0 мең га, корткычларга каршы 26 мең га һәм  авыруларга каршы 6,2 мең га җир эшкәртелгән.  

Реклама

Бер баш шартлы терлеккә азык әзерләү буенча алдынгы хуҗалыклар рәтенә «Аппак» (15,6 ц), «Кичүчат» (13,6 ц), «Актау» (13,3 ц), Н.Е Токарликов исемендәге  (12,1 ц) һәм «Чагылтау» (11,3 ц) хуҗалыклары керә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: