Әлмәт таңнары

Лениногорскта бер хатын-кызны мошенниклар 14 мең сумга алдаганнар

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Лениногорск шәһәрендә яшәүче 61 яшьлек бер ханым мошенниклар тозагына эләккән. Хатын сөйләвенчә, телефоннан банк хезмәткәрләре белән сөйләшкәннән соң, аның банк картасыннан 14 мең акча югала, дип яза район газетасы. 

 

Банк хезмәткәрләре картага бонуслар җыелганлыгы Һәм бу бонусларны счетка күчерергә кирәклеге турында әйтәләр. Моның өчен карта номерын, код һәм смс белән килгән өч цифраны гына әйтүен үтенәләр. Нәтиҗәдә, хатынның картасыннан 14 мең акчасы югала. 

 

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды. Эчке эшләр бүлеге барлык кешене дә игътибарлы булырга һәм телефон мошенникларының алдауларына ышанмаска чакыра.

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: