Әлмәт таңнары

Үлемгә китергән юл һәлакәте китереп чыгарган әлмәтлене ике ел төрмә көтә

Әлмәтле “саксызлык аркасында ике кешенең үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу” маддәсе буенча гаепле дип табылды

  •  2018 елның 26 декабрендә йөк машинасы белән идарә итүче 31 яшьлек  әлмәтле  Казан-Оренбург юлы буенча хәрәкәт иткәндә һава торышы бозылу аркасында юлның торышын исәпкә алмыйча, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм «Опель» машинасы белән бәрелешә.  Юл һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машинаның ике пассажиры урында ук җан бирә һәм дүрт кеше хастаханәгә озатыла.

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды. Суд аны1 елга  транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 2 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: