Әлмәт таңнары

Әҗәле эскәмия рәшәткәсендә көткән

Кичә 14.22 сәгатьтә 112 бердәм номерына “Ир-ат үлә, ул авыр сулый” дигән хәбәр килеп ирешә.

Әлеге вакыйга Чаллы шәһәрендә була.

Ачыкланганча, 56/28 йортының беренче подъезды каршындагы эскәмия рәшәткәсенә бер ир-атның башы кысылып калган. Аның кулында спиртлы эчемлек булган.

Тик табиблар аңа ярдәм итә алмый. Ир-ат урында ук җан бирә. Коткаручылар мәрхүмнең башын чыгарып, тәнен моргка алып киткән. Ир-ат чама белән 50 яшьләрдә була.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: