Әлмәт таңнары

Кызлар романтик очрашуга ашар өчен йөри?!

Гаҗәп нәрсә ачыкланган: хатын-кызларның 33 проценты гомерендә бер тапкыр булса да ир-егетнең ресторанга чакыруына...

Фото: pixabay

Америка социологлары кызыклы тикшеренү үткәргән.

Анда социаль челтәрләрдә актив утыручы 800 хатын-кыз катнашкан.
Гаҗәп нәрсә ачыкланган: хатын-кызларның 33 проценты гомерендә бер тапкыр булса да ир-егетнең ресторанга чакыруына бушлай ашар өчен ризалашкан. Шулай да бу хатын-кызлар үзләренең бу гамәлләренең бик яхшы булмавын аңлый.

Икенче төркем хатын-кызлар мондый очрашуларны юкка вакыт үткәрү дип саный.

Галимнәр яхшы урында акча түләмичә генә ашар өчен ир-егетләрне файдалана белүче хатын-кызларның төрен билгеләгән – алар психопатия һәм нарциссизм сыйфатларына ия. Мондый гүзәл затларны кешенең хисләре борчымый.

Социологлар “бушлай кичке ашлар” белән кызыксынучы ир-егетләр булуын да билгели.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: