Әлмәт таңнары

«Кухня»ның яңа төре яки Нефть тармагы үзенчәлекләре нидән гыйбарәт?

Республиканың нефтьчеләр башкаласында яшибез дип горурланып әйтәбез. Ә менә нефть составына ниләр кергәнен һәм аның ярдәмендә нәрсәләр ясалганын күбебез белеп бетермидер. Әлеге мәсьәлә белән якыннан танышып, аңа ачыклык кертү максатыннан укучылар өчен оештырылган «Нефть кухнясы»на без дә юл тоттык.

Әлеге үзгә федераль проект яшь галимнәр, нефтьчеләр, инженерлар тарафыннан оештырылган. Аның җитәкчесе - Айгөл Шадрина. Проектның асылы укучыларга нефть һәм газ сәнәгате нигезләрен гади телдә аңлатудан гыйбарәт. Аны төшендерү өчен әлеге өлкә эшчәнлеген кухня һәм кухня кирәк-яраклары аша аңлату аналогиясе уйлап табылган.

- Нефть һәм газ сәнәгатендә да гадәти кухнядагы кебек чимал, продуктларны дөрес итеп куллану тәртибе, билгеле бер әзерләү процессы һәм үз җайланмалары бар. Шуңа күрә без нефть-газ тармагы белән кухня аналогиясенең уникаль булган авторлык проектын эшләдек, - дип уртаклашты галимә Айгөл Шадрина.

Әлеге проектны булдыру фикере кайчан туа соң? Әйләнә-тирәбездәге бик күп эшләнмәләрнең килеп чыгышы нәкъ менә кара алтын белән бәйле. Бу проект өстендә эшләүчеләрне ил халкына нефть һәм газ тармагының техник нигезләрен белү бик мөһим дигән фикергә этәрә.

Белем бирү проекты беренче чиратта укучыларга һөнәри юнәлеш бирүдә ярдәмгә килә. Чөнки тормышта үз юлыңны сайлаган вакытта һөнәрнең асылына дөрес төшенү кирәк, аның җәлеп итү сыйфатлары булуы да мөһим. Икенче максаты - укучыларның техник грамоталылыгын үстерү.

Әлмәт укучылары өчен әлеге үзгә мастер-класслар 25 нче мәктәп базасында оештырылды. Өч көн дәвамында барган кухняда шәһәр мәктәпләренең 7 нче һәм 8 нче сыйныфларында белем алучы 300 гә якын мәктәп укучысы катнаша алды. Безнең хозурга 24 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары катнашындагы мастер-класс тәкъдим ителде.

Дәресләр үзендә «edutaiment», ягъни «белем бирү» һәм «күңел ачу» төшенчәләрен берләштергән заманча уен форматында узды. Сәгать ярымга сузылган мастер-класс үз эченә алты модульны алды. Алар барышында укучылар күп кенә продуктларны җитештерү өчен нигез булып торган полистирол полимерының молекулаларын җыйды һәм зур нефть-газ пекарнясы белән аналогия уздыру ярдәмендә нефть химиясе белән күбрәк танышты. Шулай ук укучыларның һәрберсе полистирол молекуласының үз арт-объектын да ясады. Балалар күңеленә иң хуш килгәне «Пластик белән танышу модуле»дер, минемчә. Чөнки биредә алар пластик төрләрен өйрәнеп, үзенә күрә тикшерү дә уздырып карады.

- Бу мастер-класста мин пластик турында күп яңа мәгълүмат белә алдым. Шулай ук практик биремнәр һәм молекулалар белән эшләү миңа бик ошады. Мастер-класс тере аралашу форматында барды. Алып баручылар һәр укучы янына килеп, туган сорауларга җавап биреп барды, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Айрат Шәйморатов.

Әлеге проектның нәкъ менә Әлмәттә кунак булуына без, әлбәттә, «Татнефть» Хәйрия фондына рәхмәтле.

- Әлеге проект эшчәнлеге белән өч ел элек таныштык. Ә узган ел ул нефть саммиты кысаларында Татарстан Президенты һәм компаниянең генераль директорына тәкъдим ителде. Һәм, ниһаять, быел ул Әлмәткә дә килеп җитте. Проект командасы укучыларга катлаулы булып тоеган төшенчәләрне җиңел итеп аңлатып бирә. Бүген биредә катнашкан укучыларның иртәгә химия өлкәсендә белгеч булуы мәҗбүри түгел. Ләкин араларында берничәсе бу юнәлешне сайларга уйласа, бу бик әйбәт күрсәткеч булачак, - диде үз чыгышында «Татнефть» Хәйрия фонды директоры Ренат Мамин.

Әлбәттә, андыйлары да юк түгел. Мәсәлән, Булат Шәрифуллин әле 8 нче сыйныфта гына укыса да, әтисе юлыннан китеп, геолог һөнәрен үзләштерәчәген инде төгәл белә. Айгөл Шадрина үзе дә Әлмәт укучыларының бу өлкәгә аеруча кызыксынып карауларын билгеләп үтте.

Гүзәл ГАЛИМОВА

Автор фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: