Әлмәт таңнары

Куе төтен каплаган

Түбән Кама башкарма комитеты вәзгыятькә мониторинг үткәрә.

Җил юнәлеше үзгәрү сәбәпле, Түбән Кама шәһәрен куе төтен каплаган. Шәһәр башкарма комитеты вазгыятькә мониторинг үткәрә. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Кама башкарма комитеты башлыгы урынбасары Ленар Әхмәтов белдергәнчә, тикшерү нәтиҗәләре турында өстәмә хәбәр ителәчәк. «Барлык мөрәҗәгатьләр 8 (8555) 42-51-27, 45-66-62, 45-66-56 телефоннары буенча кабул ителә», - диде ул.

Түбән Камада Сарсаз-Бли авылы янында каты көнкүреш калдыклары полигонындагы янгынның аяныч нәтиҗәләренә каршы көрәшне дәвам итәләр. Кайбер белгечләр шәһәре өстендәге куе төтенне җилнең юнәлеше үзгәрү белән бәйли.

Хәзерге вакытта ачыкланганча, һаваны «ЭКСПО идарәче компаниясе» ҖЧҖ полигоны пычрата. Һава үрнәгенә анализ ясаганнан соң анда углерод оксиды концентрациясенең тиешле күләмнән артып китүе ачыкланган.

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте полигоннан файдалану технологиясен бозу факты буенча предприятиедә тикшерү үткәрә. Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә закон таләпләрен тупас һәм системалы рәвештә бозган өчен Федераль хезмәт полигон эшчәнлеген суд тәртибендә туктату мәсьәләсен карый.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/14/186237/

Фото: e-nkama.ru

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: