Әлмәт таңнары

«Күптән кирәк»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев иҗат белән бик тыгыз шөгыльләнә, ай саен яңа премьералар, яңа концерт программалары һәм тамашачыларны сөендерүче яңалыклар.

Шундыйларның берсе - «Безнең Тямай» дип аталган җырчының 120 җыры тупланган флешкалар! Шәп идея бит! Тамашачылар да бу яңалыкка бик сөенгән, артистның Инстаграм тасмасындагы комментарийлар арасында «Күптән кирәк», «Дисклар - узган гасыр калдыклары» кебек фикерләр еш очрый.

Музыкаль индустриядә җырлар тупланган шәхси брендлы флешкаларны сатуга тәкъдим итү яңалык булмаса да, татар артистлары арасында исә бу бик таралган күренеш түгел.

Фирдүс Тямаевка афәрин!

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм 

http://sahne.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: