Әлмәт таңнары

Коръән мәҗлесен үткәрү тәртибе

Коръән мәҗлесләре уздыру саваплы гамәлләрдән санала.

Андый мәҗлесләрне оештыручыларга да, анда кунак булып катнашучыларга да ниятләренә карап әҗер-савап языла.

 

“Әлбәттә, мәҗлесне оештыручыларның төп максаты – Аллаһының ризалыгын алып, вафат булган туганнары рухына дога кылдыру. Шуңа күрә дә имам-абыстайлар мәрхүмнәрнең туганнары тырышып әзерләгән әлеге мәҗлесне, мул ризыклы табынны санга сугып, үз эшен җиренә җиткереп башкарырга тырыша.

 

Имам (яки абыстай) кыскарак тотса, мәҗлестән соң: “Әйбәтләп укымады, мәҗлесне “әйдә ярар”га үткәрде”, – дип зарланучылар да була. Димәк, Коръән укып, дога кылучы дин әһеле урталыкны саклап, багышлауны кыска да итмичә, бик озын-озакка да сузмыйча башкарырга тиеш (бу дини мәҗлесләргә генә түгел, башка чараларга да кагыла: бик озак барган җыелыш та, хәтта күңел ачу чарасы да халыкны ялыктырырга мөмкин).

 

Кайбер авылларда сәдакаларга дога кылу бик озакка сузыла, чөнки абыстай сәдака өләшкән һәр кеше исеменнән аерым, хаслап дога кыла. Чыннан да мәҗлескә килүчеләрне болай ялыктырырга ярамый – барлык сәдака өләшүчеләр исеменнән бер гомум дога кылынса да җитә”, ди Ришат хәзрәт Курамшин.

 

Мәҗлес уртасында чыгып китүчеләр бар. Сәламәтлегең какшап, үзеңне начар хис итә башладың икән, нишлисең инде – Аллаһы Тәгалә хәлегезне белүче, тыйнак кына гафу үтенеп, чыгып китсәң дә була, моның өчен беркем дә гаеп итми. Әмма мәҗлес барган чакта сәбәпсез чыгып-кереп йөрүләр, әлбәттә, матур күренеш түгел, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: